Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Чаллы-ТВ» телеканалы өчен төшерүләр узды.
Үзәктә журналистларга үзләренең җиләк-җимеш бакчасы турында сөйләделәр. Уңыштан үзәк коллективы буш вакытында үз көчләре белән коры җиләк-җимеш әзерли, аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрәләр. Бу инициатива патриотик тәрбиянең мөһим өлешенә әверелде: балалар тернәкләнү процессында сәламәтлекләрен ныгытып кына калмыйча, әһәмиятле уртак эшкә катнашларын да тоялар.