3 сентябрьдә Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләргә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта кылган гамәлләре буенча инструктаж үткәрелде.
Чара барышында хезмәткәрләргә террорчылык акты куркынычы, шикле предметлар табылу һәм башка штаттан тыш хәлләр барлыкка килү турында мәгълүмат алу тәртибен искә төшерделәр. Вакыйга турында кичекмәстән учреждение җитәкчелегенә һәм ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итәргә, тынычлык сакларга, кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырырлык мөстәкыйль гамәлләр кылмаска, шулай ук җаваплы затларның күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә аерым игътибар бирелде.
Инструктаждан соң персоналны һәм социаль хезмәтләр алучыларны административ бинадан укыту-күнекмә эвакуациясе үткәрелде.
Катнашучылар бинадан эвакуация маршрутлары буенча оешкан рәвештә чыгу тәртибен, җаваплы хезмәткәрләрнең гамәлләрен, шулай ук озатып йөрүгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү тәртибен карадылар.