Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева шәһәрнең социаль учреждениеләре хезмәт коллективлары белән очрашты.
Чарада районның социаль яклау бүлеге, Республика матди ярдәм үзәгенең 20 нче бүлеге, «Шатлык» үзәге, «Россия эше» кадрлар үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Очрашу барышында Наталья Владимировна хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының төп тармаклары үсеше динамикасына күзәтү ясады, социаль өлкәдәге тенденцияләргә һәм казанышларга аерым игътибар бирде.
Зәй районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина да чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде, шулай ук коллективларның көндәлек хезмәтенең әһәмиятен һәм аларның һөнәри бурычларына тугрылыгын билгеләп үтте.
Министр урынбасары районның социаль учреждениеләре хезмәт коллективларының бердәм эшләвен ассызыклады һәм хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Рәсми өлеш азагында Наталья Бутаева хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хаты, шулай ук никахлашу уңаеннан котлау открыткасы тапшырды.