«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Күп функцияле гаилә үзәге базасында 3 сентябрьдә «Ата-аналар кунак бүлмәсе» форматында очрашу узды.
Очрашу барышында бәйлелек формалашуга йогынты ясый торган факторлар, аның төп стадияләре, шулай ук вакытында игътибар итәргә кирәк булган борчулы билгеләр турында фикер алыштылар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, аддиктив тәртип еш кына яшүсмер өчен эмоциональ уңайсызлык һәм киеренкелек белән көрәшү ысулы булып тора. Шуңа күрә гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга, балада эмоциональ грамоталылыкны үстерүгә һәм авырлыкларны җиңүнең сәламәт стратегияләрен үзләштерүгә аерым басым ясалды.
Ата-аналар куркынычсыз шартларда шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаша һәм яшүсмерләр белән конструктив әңгәмә алып бару өчен гамәли инструментларны үзләштерә алдылар.