Арча районы шәһәр паркында Террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» бөтенроссия патриотик акциясе узды. Чарада «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган балалары катнашты.
Катнашучылар учларында су җыеп, чәчәкләргә һәм чәчәк түтәлләренә су сиптеләр.
Җиңү волонтерлары шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән эчәр су җыюны оештырдылар.