Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кулинария дәресе узды. Балалар педагог белән бергә солы боткасы әзерләделәр.
Дәрес барышында балалар файдалы иртәнге аш әзерләүнең төп этаплары белән таныштылар. Педагог җитәкчелегендә алар эш урынын оештырырга, эш эзлеклелеген һәм кухняда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен үтәргә өйрәнде. Һәр катнашучы уртак эшкә үз өлешен кертте һәм үзен бердәм команданың бер өлеше итеп хис итә алды.
Балалар солы ярмасының иртәнге аш өчен яхшы туры килә торган һәм энергия белән баетырга ярдәм итә торган туклыклы ризык булуын белделәр.
Мондый чаралар балаларга көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә, гадәти көнкүреш гамәлләрен ышанычлырак башкарырга ярдәм итә.
Дәрес инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларның төбәк комплексы кысаларында үткәрелде.