Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр бик матур чарада – инклюзив балда катнаштылар.
Республика инклюзив балы узган гасыр атмосферасында узды. Барлык катнашучылар өчен тагын бер дулкынландыргыч мизгел бал патшасы һәм патшабикәсе сайлау булды.
Инклюзив балның мактаулы кунаклары «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясеннән Инесса Клюкина һәм Нелла Суркина булды.