30 ноябрьдә Казан Ратушасыннан III Республика инклюзив балының онлайн трансляциясе узачак. Трансляция сәгать 16:45 башлана.
Трансляциягә сылтама: https://vk.com/video-212683356_456239057.
Оештыручылар актив тамашачылар өчен бүләкләр әзерләгәннәр.
Инклюзив бал – 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалид һәм инвалид булмаган балалар һәм яшьләр катнашында социомәдәни чара.
Проект активлыгы кысаларында Арча, Апас, Лаеш һәм Казаннан 220 кеше адаптив тарихи-көнкүреш биюләре буенча белем алды.
III Республика инклюзив балы «Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе тарафыннан үткәрелә.