Бүген Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре өчен «Юлда куркынычсызлык» темасына дәрес үткәрделәр.
Чара башында «Табышмаклар чаты», «Сөйләүче билгеләр» уеннары һәм «Әкияттән транспорт» викторинасы үткәрелде. Шулай ук катнашучыларга нейрокүнегүләр тәкъдим иттеләр.
Дәреснең төп өлешендә, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру максатыннан, пластилиннан светофор, машина яки җәяүле ясарга тәкъдим ителде.
Соңыннан катнашучылар «Юлда куркынычсызлык» ролигын карадылар һәм «Җәяүлеләр истәлеге» буклетларын алдылар.