«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә чираттагы ата-аналар көне узды

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне кысаларында мастер-класс узды.

«Сенсусферо» сенсор интеграциясе үзәге җитәкчесе Инга Зудина балаларда хәрәкәт активлыгының мөһимлеге, балалар үсешендә сенсор интеграциясе үзенчәлекләре, сенсор кытлыгын билгеләү өчен өлкәннәргә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде.

Педагог-психолог Альбина Хатмуллина дөрес сайланган сүзләр ярдәмендә әни мәхәббәте белән дәвалау техникасы турында сөйләде. Шулай ук ул бала белән өйдә кулланырга мөмкин булган психогимнастика һәм башка практикалар уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International