«Нур» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Бөтенроссия психологлар көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырылды.
Чарада шулай ук Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Юлия Казакова катнашты. Ул «Социаль яклау өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен» мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Чара азагында Юлия Казакова хезмәттәшләре белән значоклар ясау буенча мастер-класста һәм «Бәхетнең үз моделен билгеләү» тренингында булды.