Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә Буа муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин килде.
Социаль учреждениеләр бухгалтерларының һәм баш бухгалтерларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатында 27–29 ноябрьдә «Дәүләт оешмаларында бухгалтерлык исәбен үзгәртү – 2024» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
3 декабрьдә Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елы уңаеннан Яңа ел уенчыклары ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс булды. Бу вакыйга социаль хезмәт алучылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.
Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте Халыкара инвалидлар көненә багышланган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.
3 декабрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында «Әни балалары» мәдәни-спорт бәйрәме узды.
Татарстанда хезмәт яшендәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе аларның төбәктәге гомуми санының 32% тәшкил итә. Россия буенча бу күрсәткеч 28 %. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне торгызу (нормальләштерү) өчен шартлар тудыру, шулай ук Министрлык карамагындагы стационар типтагы учреждениеләрдә яшәүче балаларны гаиләгә кайтаруга әзерләү максатларында 2024 елның 1 августыннан 2025 елның 31 маена кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда «Гаилә кунак бүлмәсе» проекты гамәлгә ашырыла.
3 декабрьдә Казанның «Апрель» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үсеш үзенчәлекләре булган балалы гаиләләргә ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл узды. Чара инвалидлар декадасына багышланган. Ул төрле ведомстволар вәкилләрен, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балаларның ата-аналарын җыйды.
Бүген Казанда инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «ЛУЧ – 2024. Сизә белгән кешеләр» интеграль иҗат фестиваленең гала-концертын ачу тантанасы узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контролендә тоту проектында катнаша.