Бүген Казанда инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «ЛУЧ – 2024. Сизә белгән кешеләр» интеграль иҗат фестиваленең гала-концертын ачу тантанасы узды.
Фестивальнең төп максаты – инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актив тормыш позициясен формалаштыру һәм аларга иҗади мөмкинлекләр бирү. Чарада ел саен 5 яшьтән алып 95 яшькә кадәрге инвалид һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр катнаша, алар арасында тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр, приютларда, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр бар. Быел чарада катнашу өчен 140 номер сайлап алынды.
Бүгенге чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева да катнашты. Ул республикада социаль инклюзияне үстерүгә керткән өлеше һәм нәтиҗәле эшләре, интеграцион иҗат фестиваль-конкурсын оештырган өчен Тимер юлчылар мәдәният сарае коллективына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатын тапшырды.