ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

9 апрельдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ җәрәхәтләрен җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» стажировка мәйданчыгы оештырылды. Стажировка мәйданчыгы эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.

10 апрельдә тыл хезмәтчәне, Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Рабига Әхмәтова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Язгы игелек атнасы» акциясен үткәрәләр.

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Мазанов белән әңгәмә оештырдылар.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Адымнар энергиясе» дигән чара узды. Ул «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Актив озак гомерлелек» программасы буенча оештырылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр районның туган якны өйрәнү музеенда булдылар.


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Гадәттәгечә, Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашу номинацияләрен киңәйтә. Быел үзәк ярышларда катнашу өчен махсус хәрби операциядә катнашучы ике кешене әзерләде.

2016 елдан Татарстан Республикасында «Абилимпикс» хәрәкәте үсеш ала, аның максаты инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең социаль инклюзиясен үстерү, аларның үзбилгеләнүчәнлеген арттыру, үз-үзен үстерү, шулай ук аларның хезмәт мәшгульлегенә ярдәм итү.

9 апрельдә район үзәк хастаханәсенә диспансерлаштыру узу өчен Тукай районының Таулар авылыннан өлкәннәр китерелде. Аларны социаль хезмәткәр Земфира Мифтахова озата йөрде. Ул фельдшерга пассажирлар ташуны оештыруда ярдәм итте, өлкән яшьтәге гражданнарны утыртуда һәм төшерүдә булышты.

«Җиңүләр вакыты» АКБО «Балчык әкияте» чүлмәкчелек остаханәсе» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Проектны гамәлгә ашыру буенча дәресләр Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында уза. Әлеге проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә мөмкин булды, ул балаларга һәм яшүсмерләргә үзләренең иҗади сәләтләрен үстерү генә түгел, ә социаль күнекмәләрен дә ныгыту мөмкинлеге бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International