Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр районның туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Балалар «Волонтерлар «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» күргәзмәсе белән таныштылар, шулай ук геройларның фотопортретларын, орден-медальләрне, кием-салым һәм савыт-сабаларны карадылар. Балалар кызыксынып һәм сокланып залдан залга күчтеләр. Алар район тарихы, якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән геройлар турында күп яңалыклар белделәр. Борынгы көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Балалар экспонатларны, милли киемнәрне һәм хезмәт коралларын зур игътибар белән карадылар. Шулай ук алар үз хезмәтләре белән районны данлаган кешеләр турында да белделәр.
Мондый экскурсияләр балаларга дөньяга яңача карарга ярдәм итә, туган якка мәхәббәт, ата-бабаларына хөрмәт һәм якташлары өчен горурлык тәрбияли.