«Опека» үзәгендә балаларның махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашуы оештырылды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар өчен махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Мазанов белән әңгәмә оештырдылар.

Тормыш кыйммәтләре һәм Ватанга бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт турында сөйләштеләр. Катнашучылар күп сораулар бирделәр. Балигъ булмаганнар күбрәк корал, аның авырлыгы, габаритлары һәм сугышчыларның кием-салымнары белән кызыксындылар.

Кунак шулай ук укучыларның аларга ярдәм итүенең никадәр мөһим булуы турында сөйләде.

Очрашу бик җылы узды һәм һәр кешенең йөрәгендә онытылмас эз калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International