9 апрельдә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ җәрәхәтләрен җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» стажировка мәйданчыгы оештырылды. Стажировка мәйданчыгы эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.
Үзәк психологлары балигъ булмаганнарга һәм аларның гаиләләренә психотравманы җиңүдә ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль практиканы гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Практик юнәлешле стажировка мәйданчыгы эше катнашучыларга үз территорияләрендә гаиләләргә психоэмоциональ җәрәхәтләр эшләүдә ярдәм күрсәтү буенча инновацион техниканы һәм алымнарны кертергә мөмкинлек бирәчәк.