Гадәттәгечә, Казанның «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәге «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында катнашу номинацияләрен киңәйтә. Быел үзәк ярышларда катнашу өчен махсус хәрби операциядә катнашучы ике кешене әзерләде.
8 апрель көнне Казан педагогика көллиятендә «Адаптив физик культура» компетенциясе буенча чемпионатның төбәк этабы узды. Белгечләр арасында көмеш медаль иясе – МХОның элеккеге катнашучысы Рузель Гыйниятуллин. Ул барлык конкурс биремнәрен дә уңышлы үтәде.
Элегрәк «Восхождение» үзәгенең тагын ике социаль хезмәт алучысы «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында үз осталыкларын күрсәтте. «Башкару осталыгы (вокал)» компетенциясендә Сергей Крайнов иң яхшысы булды. Ул белгечләр арасында беренче урынны алды. Сүз уңаеннан, Сергей Крайнов – «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында ике тапкыр җиңүче.
«Тавыш режиссурасы» компетенциясендә белгечләр арасында Александр Калашников җиңүче булды. Ул ярышларда беренче тапкыр катнашты һәм искиткеч нәтиҗә күрсәтте.