10 апрельдә тыл хезмәтчәне, Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Рабига Әхмәтова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Рабига Әхмәтованы истәлекле дата белән котларга җирле ветераннар (пенсионерлар) оешмасы советы һәм мәгариф идарәсе вәкилләре килде.
Рабига Әхмәтова 40 елдан артык мәктәптә укытучы булып эшләгән, «Мәгариф отличнигы» билгесе бар. Аңа карата бик күп ихлас һәм җылы сүзләр яңгырады. Ул котлаулары өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде һәм хатирәләре белән уртаклашты.