ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютының «Узышчылар» төркемендә «Сәламәтлек сәгате» узды. Чара балаларда дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвешен күзаллауны булдыру максатыннан үткәрелде.

Бүген Түбән Кама шәhәренең “Милосердие” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгендә ТАССРны формалаштыруда актив катнашкан гражданннарга багышланган “Тарих шәhесләр” дип аталган фотогалерея уздырылды.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә остаз Марина Кузнецова  социаль хезмәт алучылар өчен «Поинт-ту поинт» нокталап рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.

Бүген Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Аутизмлы кешеләр» дигән мәгълүмати әңгәмә үтте.

29 март көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары Наталья Бахтигареева һәм Ольга Бывальцева балалар өчен «Юность» боз сараена бару оештырды.

Яр Чаллының комплекслы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмати-аңлату эшләрен үткәрүне дәвам итә. Чаралар 28.12.2013 елның 442нче номерлы «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү турында» Федераль законы нигезендә үткәрелә.

Шушы көннәрдә Биектау «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Дачное һәм Усад авыл җирлегендә торучы күп балалы гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга чыгу оештырдылар.

Балтач муниципаль районы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү «Наз» үзәгендә «Тылсымлы яшеллек» дигән акция игълан ителде. Әлеге чара кысаларында социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр.

Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проекты старт алды.

 

2017 елның 1 августында Сарман районы Азалак авылында яшәүче гаилә үз-үзен карарга мөмкинлеген югалткан өлкән кешене үз карамагына алган иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International