«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тылсымлы яшеллек» акциясе уза

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Балтач муниципаль районы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү «Наз» үзәгендә «Тылсымлы яшеллек» дигән акция игълан ителде. Әлеге чара кысаларында социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр.

Белгечләр сүзләренчә, әлеге акция карамактагы өлкәннәр белән уртак тел табарга һәм аларның кәефен күтәрергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International