«Доверие» үзәге белгечләре тарафыннан чираттагы мәгълүмати чара оештырылды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллының комплекслы «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмати-аңлату эшләрен үткәрүне дәвам итә. Чаралар 28.12.2013 елның 442нче номерлы «Россия Федерациясендә гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү турында» Федераль законы нигезендә үткәрелә.

Узган җомгада, 29 март көнне, Автозаводский районы буенча өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече А. Зәкиев, киңәшче А. Телешева һәм социаль хезмәткәр Э. Әпсәләмов «ЖЭУ-44» ҖЧҖ бинасында оештырылган түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар. Чарада шулай ук «Кояшлы» ТИҮ рәисе һәм Яр Чаллы шәһәренең Автозаводский районы йортлары буенча җаваплылар катнашты.

Очрашуда катнашучыларга социаль хезмәтләрнең төрләре, аларны бирү вакыты, тәртибе һәм шартлары турында, 2018 елның 01 гыйнварыннан әлеге хезмәтләргә тарифларның үзгәрүе турында мәгълүмат бирелде.

Очрашу ахырында катнашучыларга буклетлар һәм «Доверие» үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмати материаллар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International