Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Бергә булдырабыз» проекты старт алды.
30 март көнне Балалар бию мәктәбе укучылары, укытучылары Дмитрий Филин җитәкчесе астында, «Июнь» дигән кытай әкияте буенча спектакль күрсәттеләр. 38 инвалид бала һәм аларның ата-аналары серле атмосферада булдылар, һәр кечкенә артистны алкышлар белән каршы алдылар. Чара барышында һәр тамашачы онытылмаслык хисләр кичерде.