Шушы көннәрдә Биектау «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Дачное һәм Усад авыл җирлегендә торучы күп балалы гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә һәм ялгыз яшәүче гражданнарга чыгу оештырдылар.
Әлеге чараның максаты – халыкны су басу очрагында эшләнергә тиеш гамәлләр тәртибе белән таныштыру.
Шулай ук гражданнар арасында «Халыкның су баскан очрактагы гамәлләре» дигән белешмәлекләр таратылды.