ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 2018 елның 04 апрелендә КАМАЗ мәдәният сараенда үткән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсияләр оештыру күркәм гадәткә әверелде. Шулай итеп, язгы каникул вакытында укучылар һәм психологлар белән берлектә 6нчы номерлы зона эзләү-коткару отрядында булдылар.

«Эрготерапия» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Тылсым» комплекслы  үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә бисер үрү буенча дәресләр үткәрелә.

Кичә мәшгульлек үзәгенә чираттагы яңадан рәсмиләштерелергә килүче эшсез бөгелмәлеләр «Эшсезләр клубы» дәресенә чакырылды.

Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская “Компьютер: зыян я файда” дигән дәрес үткәрде.

Буа муниципаль районындагы “Гармония” халыкка социаль хезмәт курсәту үзәгенең психологы hәм социаль педагогы “Манипуляцияне ничек танып беләргә” дигән дәрес үткәрделәр. Чарада “Подросток” клубы әгъзалары катнашты.

Баулы районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лев Толстой әсәрләре буенча «Хәерле кеше игелеккә өйрәтә» дигән әдәби чара оештырылды.

4 апрель көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Наталья Самаркина «Лев Николаевич Толстой – үзе бер дөнья» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

Бүген Менделеевскның "Камские зори" социаль приютында укучылар белән “Команда хисе формалаштыру” дигән тренинг үтте.

Пасха темасына аппликация – балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен менә дигән вакыт үткәрү ысулы. Кичә урта төркем малайлары «Уңган куллар» түгәрәгендә поделка ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International