Яр Чаллыда узган эш урыннары ярминкәсендә 143 кеше катнашты

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 2018 елның 04 апрелендә КАМАЗ мәдәният сараенда үткән буш эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чараның эшендә шәһәрнең 15 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты: “Камский бекон” ҖЧҖ, “АПК “Камский” ҖЧҖ, “Эталонмаркет” ҖЧҖ, “КАМАЗ” ПАҖ, “Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты “Асылташ” ДКУ, “СЙ “Агат” ҖЧҖ, “Электротранспорт” ҖЧҖ һәм башкалар. Барлыгы 164 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.

Таләп ителгән белгечләрдән: инженер-технолог, инженер-конструктор, участок мастеры, төяү җайланмасын йөртүче, фрезеровщик, сату буенча менеджер, стропальщик, ит әвәләүче, маркетолог, юл монтеры, термист, кисүче, металл коючы, транспортировщик, укчы, эш бүлүче, механик җыю эшләре слесаре, хисапчы һәм башкалар.

Эш бирүчеләргә “Дискриминация характерында чикләүләрне тыю турында” басма мәгълумат таратылды, шулай ук эш бирүчеләргә Яр Чаллы мәшгульлек үзәге тормышка ашыручы хезмәт базарында теркәлгән программалар турында мәгълүмат җиткерелде.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләргә мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде, ярминкә үтү вакытына анда 5000 вакантлы эш урыны теркәлгән.

Ярминкәгә барлыгы 143 кеше килде, шуның 23нә катнашучы оешмаларның вакантлы эш урыннарына эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре интернет-ресурсларны кулланып та эш табып булганлыгын аңлаттылар, шул исәптән, рәсәйкүләм “Работа в России” вакантлы эш урыннары тупланмасынды. Һәр килүчегә бу портал белщн дөрес куллану буенча күрсәтмә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International