Каникуллар вакытында "Асылташ" приюты карамагындагы балалар һөнәри юнәлеш бирүче экскурсиядә булдылар

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсияләр оештыру күркәм гадәткә әверелде. Шулай итеп, язгы каникул вакытында укучылар һәм психологлар белән берлектә 6нчы номерлы зона эзләү-коткару отрядында булдылар.

Тәрбияләнүче балалар коткаручы һөнәре белән таныштылар, теге яки буе коткару коралының ни өчен кулланганын белделәр.

Әлеге экскурсия профилактик чара да булды: очрашу ахырында зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре бозда үз-үзеңне тоту куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International