«Эрготерапия» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Кукмара районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Тылсым» комплекслы үзәгенең “Наз” социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә бисер үрү буенча дәресләр үткәрелә.
“Тернәкләнүчеләр бу мавыктыргыч эш белән бик рәхәтләнеп шөгыльләнде, күмәк эшчәнлек вакытында бик күп уңай тәэсирләр алдылар, кулларының моторикасын эшкәрттеләр, ягъни, игътибар, хәтер һәм фикерләү сәләтләрен яхшырттылар, - ди инструктор Ләйсән Кәбирова.