Кичә мәшгульлек үзәгенә чираттагы яңадан рәсмиләштерелергә килүче эшсез бөгелмәлеләр «Эшсезләр клубы» дәресенә чакырылды.
Хезмәт базарындагы мәгълүмат белән 4 кеше танышты. Әңгәмә барышында ачыкланганча, дәрестә соңгы эш урыннарыннан кыскарту нәтиҗәсендә киткәннәр катнаша.
Чарада эш эзләү сорауларына игътибар ясалды, граңданнар үз-үзләре турында дөрес итеп сөйләргә өйрәнделәр, яңа һөнәр алу мөмкинлеге белән таныштылар.