ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Хөрмәтле Татарстан Республикасы хезмәт белән тәэмин итү хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте оешуының 27-нче еллыгы белән котлыйм!

Агымдагы елның 17 апрелендә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Бөтенрәсәй атналыгы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен Татарстанның киләчәге Көллиятенә экскурсия оештырдылар. Чарада 19нчы номерлы мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп һәм интернат-мәктәп укучылары катнашты.

Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы 3нче санлы тикшерү изоляторына барды, биредә азат ителүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелде.

Агымдагы елның 19-28 апрелендә Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Дарья Филиповская шәһәр һәм районның 8-10нчы сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтә.

Бүген Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Энергетик” Мәдәният сарае җитәкчесе Светлана Ревина белән очраштылар.

Кичә «Новинка» отеле бинасында Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырдылар.

Кичә Республика балаларны Татарстан халыклары гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсында катнашу буенча гаризалар кабул итү башланды.

Кичә, 18 апрель көнне, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини-ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада шәһәрнең 4 предприятиесе вәкилләре катнашты: “Ансат” ҖЧҖ, “Нефтянник” ТМШ, “Нурлат-Агро” ҖЧҖ, “Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты» ДАСХКУ.

Кичә Санкт-Петербургта XXIII Халыкара«Өлкән буын» форумы башланып китте. Аның оештыручылары: Санкт-Петербург Хөкүмәте, Санкт-Петербург биорегуляция һәм геронтология институты, «ЭскпоФорум-Интернэшнл» компаниясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International