Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә «Новинка» отеле бинасында Казан шәһәренең Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырдылар.

Чарада сигез предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты. Эш эзләүчеләргә барлыгы 66 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде.

Очрашу барышында эш бирүчеләр вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 145 кеше катнашты, шуларның 18 эшкә урнашу өчен юллама алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International