Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Санкт-Петербургта Халыкара форумда катнаша

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Санкт-Петербургта XXIII Халыкара«Өлкән буын» форумы башланып китте. Аның оештыручылары: Санкт-Петербург Хөкүмәте, Санкт-Петербург биорегуляция һәм геронтология институты, «ЭскпоФорум-Интернэшнл» компаниясе.

Татарстан Республикасы делегациясе составында форум эшендә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты директоры Елена Голованова катнаша.

Дүрт көн дәвамында форумда катнашучылар өчен “Хәзерге җәмгыятьтә өлкәннәрне социаль адаптацияләү, ярдәм һәм сәламәтлекләре” халыкара фәнни-гамәли конгрессы, тематик конференцияләр, түгәрәк өстәлләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International