Министр Эльмира Зарипова республика мәшгульлек хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы хезмәт белән тәэмин итү хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәте оешуының 27-нче еллыгы белән котлыйм!

Чын күңелдән тармакның барлык хезмәткәрләренә куелган бурычларны уңышлы тормышка ашырган өчен, һөнәри осталыклары һәм кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтемне белдерәм! Бу бәйрәм көнендә ихлас теләкләрне кабул итегез. Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм, әлбәттә, мондый авыр, әмма игелекле хезмәтегездә уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International