Кичә Республика балаларны Татарстан халыклары гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсында катнашу буенча гаризалар кабул итү башланды.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 40; тел./факс: 8 (843) 236-48-50; e-mail: rrc.org@bk.ru «КОНКУРС» дигән тамга белән.