ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Ласка" приютында балалар, хезмәт инструкторы Александр Егоров җитәкчелегендә, агач эшкәртүнең нәфис нечкәлеген өйрәнәләр.

“Социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында” ТР Законы, «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау турында» ТР Министрлар Кабинеты карары һәм «ТР территориясендә урнашкан эш бирүчеләргә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләү турында» Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә.


18
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 17нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 681 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 43 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,62% күрсәткечен тәшкил итте.

Статистик мәгълүматларга караганда, Казанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3 804 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 48 кешегә азрак.

Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен бөек язучы Л.Н. Толстойның 190 еллыгына багышланган әдәби кичә узды.  

Бөгелмәнең билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре булмаган затлар өчен "Маяк" социаль адаптация үзәгендә арт-терапия дәресләре үтте.

Бүген Казан шәһәре Вахитов районының эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне узды.

21 апрель көнне Татарстан башкаласында гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.

2018 нче елның 16-17 апрелендә Спас районы эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга хезмәт базарында социаль яраклаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.

Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында тәрбияләнүчеләр бик теләп «Осталар иле» түгәрәгендә шөгыльләнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International