Чистай районының транспорт предприятиесе өлешчә хезмәт хакын түләү буенча бурычларын кайтарды

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Үткәрелгән чаралар барышында үз эшчәнлеген транспорт өлкәсендә алып баручы Чистай муниципаль районы предприятиесе 14 хезмәткәренә 200 мең сум күләмендә элек тоткарлаган хезмәт хакының бер өлешен кайтарды.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу сорауларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольда тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International