Нурлатта вакансияләр мини-ярминкәсендә 68 кеше катнашты

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 18 апрель көнне, Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини-ярминкәсе уздырылды. Әлеге чарада шәһәрнең 4 предприятиесе вәкилләре катнашты: “Ансат” ҖЧҖ, “Нефтянник” ТМШ, “Нурлат-Агро” ҖЧҖ, “Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат йорты» ДАСХКУ.

Барлыгы 34 эш урыны тәкъдим ителде, алар арасында машина йөртүче, эретеп ябыштыручы, сантехник, штукатур, буяучы, авыруларны караучы һ.б.

Ярминкәгә 68 эш эзләуче килде, 10 кешегә эшкә юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International