Бүген Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Энергетик” Мәдәният сарае җитәкчесе Светлана Ревина белән очраштылар.
Халыкны эш белән тәэмин үзәге директоры Екатерина Андреева үзәгк тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, эш бирүчеләрнең бурычлары һәм хокуклары турында аңлатма бирде, хезмәт базарындагы хәл, “Работа в России" порталы мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирде.
Шулай ук социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру, физик мөмкинлеге чикле кешеләргә эш урыннары булдыру мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.