Яшь минзәлеләр тәм-том пешерергә өйрәнә

2018 елның 1 июне, җомга

1 июнь көнне Минзәләнең комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары О. Бывальцева һәм Н.Кудряшова  тарафыннан «Ангелина» кафесында балалар белән мастер-класс оештырылды.

Кафе хуҗабикәсе чын күңелдән балаларга чүпрәдән ясалган камырдан төрле камыр тәм-том ризыклар ясарга өйрәтеп мастер-класс күрсәтергә риза булды. Балалар тәҗрибәле пешекче җитәкчелегендә, үз куллары белән камыр эчендә сосиска һәм татлы булочкалар ясады. Мастер – класс ахырында, алар үзләре пешергән камыр ризыклары белән кайнар чәй эчте. Барлык балалар да бик канәгать калды, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International