Татарстанда иҗтимагый-куркыныч хәлдә булып саналган һәм балигъ булмаган балалары булган гаиләләр яшәгән йортларда һәм фатирларда автоном янгын сүндерү кисәткечләрен урнаштыру буенча кисәтү хәрәкәте тәмамланып килә.
Бу эш 2016нчы елдан бирле Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башкарыла. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе, Татарстан иҗтимагый яклау министрлыгы, Татарстан Янгыннан саклау оешмасы хезмәткәрләрнең һәм «ДПО Республики Татарстан» иҗтимагый оешмасы ирекле янгын сүндерүчеләре тырышлыгын берләштерә. Бүгенге көндә АЯС урнаштыру эшләре дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләнүче күп балалы гаиләләрдә бара.
Автономияле янгын кисәткече – ул, эчендә автономияле туклану чыганагы һәм янгынны ачыклап, аның турында шул ук мизгелдә хәбәр итүче өлешләр булган, яну матдәләренең билгеле бер дәрәҗәдәге микъдарына җавап бирүче, махсус җайланма, АЯСның (автономияле янгын сүндерү системасының) бурычы – янгын чыкса, йоклаган кешене уяту, аның игътибарын җәлеп итү.
Бу – янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәм «Кайгырту» комплекслы халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлекчәсе белгечләре катнаша торган кисәтүче хәрәкәт.
Әлеге эшнең төп максаты – янгын чыгу һәм аларда кешеләр һәлак булу куркынычына нык дучар булган халык төркемнәрендә һәм катлауларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Бурычлар – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләп, янгын куркынычсызлыгы буенча күрсәтмә үткәрү; күп балалы гаиләләрдә АЯС урнаштыру.
Әлмәт районында АЯСын дүртәр балигъ булмаган балалары яшәгән 74 күп балалы гаиләләргә кую планлаштырыла. Бүгенге көндә 31 гаиләгә инде урнаштырылган, калган 43 гаиләгә 10нчы июньгә кадәр урнаштырып бетерәчәкләр.