«PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проектын тормышка ашыру уңаеннан Зәй мәшгульлек үзәге мәгариф идарәсе белән берлектә 3нче мәктәпнең 3-4нче сыйныфларында укучы 30 бала өчен профильле смена оештырды.
Лагерьда уздырылучы чаралар кысаларында һөнәри ориентлашу юнәлешендә тестлаштыру, төрле викторина, бәйгеләр, уеннар, шулай ук янгын күзәтчелеге бүлегенә экскурсия оештыру планлаштырыла.
Смена 1 июньнән 29 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Сменаны япканда балаларга истәлекле бүләкләр биреләчәк.