Аксубайның “Мечта” балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр арасында янгын куркынычсызлыгына нисбәтле булган чара оештырылды.
Чараның максаты балаларга электр чыбыклары белән уйнарга ярамаганлыкны аңлату. Чараны Чистай электр челтәре хезмәткәрләре уздырды. Уен рәвешендә барган аңлату барышында нарасыйларга электр приборлары белән эш итәргә өйрәттеләр. Балалар тематик мультфильм карады.
Соңыннан рәсемнәр конкурсы оештырылды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.