2018нче елның 1нче июне көнне Әлмәт шәһәрендә ««Мобиль ТелеСистемалар» Публика Акционер Җәмгыяте» компаниясенең «Йөз игелекле гамәл» хәрәкәте уңаеннан «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә игелекле чара оештырылды. Үзәкнең гаилә һәм балаларга ярдәм бүлекчәсендә социаль ярдәм алучы күп балалы Васильева Людмила гаиләсенә матди ярдәм күрсәтелде.
Әлеге хәрәкәтнең максаты авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы гаиләгә ярдәм итү булса, бурычы – бәйрәм турында күзаллау тәрбияләү, гаиләдә иминлек булдыру, гаилә кыйммәтләрен һәм сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү, ди проект авторлары.
Чара барышында ААҖ МТС хезмәткәрләре белән гаиләгә азык-төлек җыелмалары, көнкүреш химиясе, балалар киемнәре һәм уенчыклар тапшырылды.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: күп балалы гаиләләрнең «авырткан урыны» – аларның матди хәле. Әлеге гаиләнең төп матди чыганагы – гади хезмәт хакы. Әмма ул 1-2 бала тәрбияләгән гаиләләргә караганда, сизелерлек аз, шуңа күрә иҗтимагый ярдәм күрсәтү күпбалалы гаиләләргә бик кирәк, дип саный белгечләр.