2018 елның 5 июнь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Теләче муниципаль районында булып китте.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 5 июненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 11 274 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 98 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,55 % күрсәткечен тәшкил итте
Соңгы нәтиҗәләр буенча, Чаллы каласында рәсми рәвештә теркәлгән 958 эшсез кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 32 кешегә кимрәк.
Бүген, 6 июнь көнне Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге эш биүчеләр белән эшсез гражданнарның чираттагы очрашуын оештырды. Бу юлы эш эзләүчеләр алдында «Страж» хосусый сакчылык ширкәте вәкиле чыгыш ясап үзләрендә булган вакантлы урыннар белән таныштырды. Алар оешма эшенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Очрашу «Презентация. Сораулар-җаваплар» форматында узды.
2018нче елның 5 июнендә Балаларны яклау көне бәйрәме уңаеннан “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахрушева Марина тарафыннан балигъ булмаганнарның каникул вакытында файдалы ялын оештыру максатыннан социаль ярдәмдә торган 3-10 яшьтәге 25 бала арасында “Таган аттракционнары” хәйриясе узды.
4 июньдә Казанның Авиатөзелеш районы гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү базасында социаль хезмәткәрләр өчен супервизия оештырылды.
Эш бирүчеләр белән традицион очрашулар куңаеннан узган атнада Чистай шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре ҖЧҖ «Яңа технологияләр» предприятиясендә булды.
Чаллының «Доверие» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире шәһәрнең Автозавод районы Ветераннар берлеге каршында чыгыш ясады.
Лениногорск шәһәренең мәшгульлек үзәге 5 июннән эшсез гражданнарны профессиональ белем алырга юллады. Алар «Бухгалтер» и «Персонал сайлау буенча менеджер» һөнәрләрен үзләштерәчәк.
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлфия Яхина һәм Ирина Корыгина “Яшь инвалидларга һөнәри юнәлеш күрсәтү” темасы буенча мәгълүмати очрашу оештырды.
.