Бу көннәрдә Мәскәүдә Россиянең иң зур чараларыннан берсе Добровольцлар фестивале булып узды.Татарстан делегатлары арасында Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортының яшь белгече Ирина Алчина да бар иде.
31 майдан 2 июньгә кадәр барган проект Мәскәүнең «Сокольники» ял итү паркында узды. Гражданнарның активлыгын арттыру максатыннан оештырылган чара барышында делегатлар хоспис, интернат-йортлар, приютларда булып, андагы эшчәнлек белән танышты.
Икенче көнне Татарстан делегациясе Кызыл мәйданда китап күргәзмәсен тамаша кылды. Шулай ук Мәскәү зоопаркында волонтерлар сыйфатында хезмәт күрсәттеләр һ.б. чараларда катнаштылар.
Фестивальнең төп тантанасы 2 июньдә узды. Бу көнне төрле мәйданчыкларда лекции, мастер-класслар үткәрелде.