Чаллының мәшгульлек үзәгендә балалар белән очраштылар

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ярдәм алучы балалар белән очрашу үткәрде. Мәшгульлек үзәге комплекслы план нигезендә, оештырган проект, җәйге каникул чорында эшләргә теләк белдергән балалар өчен уздырылды.

Балаларга мәшгульлек үзәге бинасы буенча экскурсия үткәрелде. Яшүсмерләр  үзәкнең структурасы, эш принциплары һәм специфиаксы белән танышты. Җәйге каникул чорында һәм укудан буш арада эшләү мөмкинлеге турында белде, шулай ук хезмәт базарының торышы белән танышты.

Һөнәри  ориентация һәм һөнәри укыту бүлеге белгечләре Светлана Бахмутова һәм Илүзә Хафизова Е.А.Климов методикасы буенча тест үткәрде. Һөнәри эшчәнлекне дәрес сайлауның мөһимлеген искәртте, чөнки ул киләчәктә үзенең потенциалыңны дөрес кулланырга һәм уңышлы кеше булуга китерәчәген әйттеләр. Үсмерләрне һөнәр классификацияләре белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International