Чистайның мәшгульлек үзәге белгечләре инвалид яшьләр белән очрашты

2018 елның 5 июне, сишәмбе

«Балкыш» социаль тернәкләндерү үзәгендә Чистайның мәшгульлек үзәге белгечләре яшь инвалидлар белән очрашты.

Очрашу барышында инвалид яшьләр хезмәт базары турында тулы мәгълүмат алды. Инвалидлар өчен эш урыннары, квоталар һәм төрле программаларның эшчәнлеге белән дә кызыксынды яшьләр. Яшьләргә «Служба занятости – инвалидам», «В помощь инвалиду, желающему найти работу», дигән буклетлар таратылды.

«Балкыш»та тернәкләнү узучы яшь инвалидлар, үзләренең киләчәк һөнәрләре турында күбрәк мәгълүмат алды, Чарада җәмгысе 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International