«Доверие» белгече ветераннар каршында чыгыш ясады

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Чаллының «Доверие» социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бүлек мөдире шәһәрнең Автозавод районы Ветераннар берлеге каршында чыгыш ясады.

Очрашу барышында «Доверие» үзәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Өйдә хезмәт күрсәтү тәртипләре белән таныштырды. Белгеч шулай ук, бушка социаль ярдәм алырга хокуклы булган гражданнар категориясен дә бәян итте.

Чарада катнашучылар мондый очрашуларның актуальлегенә басым ясады. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Соңыннан ветераннарга булетлар, мәгълъмати брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International