Хосусый сакчылык ширкәте «Страж» белән эш эзләүчеләр очрашты

2018 елның 6 июне, чәршәмбе

Бүген, 6 июнь  көнне Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге  эш биүчеләр белән эшсез гражданнарның  чираттагы очрашуын  оештырды. Бу юлы  эш эзләүчеләр алдында «Страж» хосусый сакчылык ширкәте  вәкиле чыгыш ясап  үзләрендә булган вакантлы урыннар белән таныштырды. Алар оешма эшенең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Очрашу «Презентация. Сораулар-җаваплар» форматында узды.

Шунысын да әйтергә кирәк, мондый очрашуларны, эш бирүчеләр белән эшсез гражданнар өчен Әлмәтнең  эш белән тәэмин итү үзәге даими рәвештә оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International