Соңгы нәтиҗәләр буенча, Чаллы каласында рәсми рәвештә теркәлгән 958 эшсез кеше исәпләнә. Бу сан узган атна белән чагыштырганда 32 кешегә кимрәк.
Шулай ук узган атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсез гражданнар саны азайган. Бу атнада Чистайда эшсезләр санының артып китүе күзәтелә. Бер атна эчендә биредә 83 эшсез граждан рәсми рәвештә теркәлгән.